Решение:
Хатны язганда исәнләшергә, дустыгызга язган хаты өчен рәхмәт әйтергә, дустыгызның хәлләрен белергә, хат ахырында саубуллашырга онытмагыз.
Хатта һәрвакыт адресант һәм адресатны күрсәтәләр.
Хатыгызда итагатьле сүзләр кулланыгыз.
Дустыгыз биргән сорауга тулы , төгәл җаваплар языгыз. Үзегез дә дустыгызгасораулар бирә аласыз.
Ответ:
Үрнәк:
Исәнме, дустым Әминә!
Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа.
Дустым, хәлләрең ничек? Имтиханнарны тапшырып бетердеңме? Укулар ничек бара? Җәйен кайда ял итәргә улыйсын ? Барыгызга да кайнар сәлам тапшырасым килә.
Мин тугызынчы сыйныфтан соң үз мәктәбендә укуны дәвам итәчәкмен. Башка мәктәпләрдә уку мине кызыксындырмый, дусларымнан да аерыласым килми. Киләчәгемне телләр белән бәйлисем килә, шуңа күрә чит телләр укытучысы булачакмын. Миңа әле табиб һөнәре дә ошый. Кешеләргә ярдәм итү — яхшы гамәл бит! Ярар, дустым, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Синнән хат көтеп калам. Сау бул!
Хатыңны көтеп, Ләйсән.
16.05.17
Решение:
Хатны язганда исәнләшергә, дустыгызга язган хаты өчен рәхмәт әйтергә, дустыгызның хәлләрен белергә, хат ахырында саубуллашырга онытмагыз.
Хатта һәрвакыт адресант һәм адресатны күрсәтәләр.
Хатыгызда итагатьле сүзләр кулланыгыз.
Дустыгыз биргән сорауга тулы , төгәл җаваплар языгыз. Үзегез дә дустыгызгасораулар бирә аласыз.
Ответ:
Үрнәк:
Исәнме, дустым Марат!
Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа.
Дустым, хәлләрең ничек? Синең туган көнең ничек үтте? Туган көннән башка тагын нинди бәйрәмнәрне яратасың? Барчагызгы да кайнар сәлам юллыйм!
Яраткан бәйрәмнәремнең берсе — туган көн. Үзем 17 нче майда дөньяга килдем. Туган көнемә бик күп кунаклар килә. Иртән дусларым, ә кичен туганнарым белән күңел ачабыз. Иң беренче миңа төрле бүләкләр бүләк итәләр, аннан без бәйрәм табыны артына утырабыз. Бераз ял итеп алгач җырлыйбыз, уйныйбыз, көләбез. Туган көнемне мин бик яратам, чөнки ул көнне үземне иң бәхетле кеше итеп хис итәм. Ярар, дустым, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Синнән хат көтеп калам. Сау бул!
Хатыңны көтеп, Фәнис.
04.03.13