17. Уку: укылган текстның төп эчтәлеген аңлау.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №17.

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А — Е и заголовками 1 — 8. Занесите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок. Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами. 

  1. Әнисенең беренче шатлыгы.
  2. Егетнең хезмәт итүе.
  3. Малайның дуслары.
  4. Кошлар турында белешү.
  5. Әнисенең баласын кадерләп үстерүе.
  6. Кеше өчен иң кадерле әйберләр.
  7. Вакытның тиз узуы.
  8. Әнисенең дәвалануы.

А. Равил сугыш елларында туды. Ашарга юк, өйләре салкын була торган иде. Сәрби апа башта урынны үзе җылыта иде, аннары гына Равилне яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты.

Ә. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга җибәрделәр. Аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара ерак түгел, кайбер көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде.

Б. Равил, мәктәпне тәмамлап, заводка эшкә кергәч, беренче хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шуны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апа бик куанды. Аның улы Равил акча эшли башлады бит!

В. Әле кайчан гына равил беренче тапкыр тәпи баскан һәм шушы шатлыктан «гый!» дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә! Кичә генә кечкенә булган бала инде икмәклек акча эшли башлады.  Сәрби апаның сөенгәнен күрсәгез иде!

Г. Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнисенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын , өй каршында үскән агачларын сагынуын яза.

Д. «Әни, — дигән ул күптән түгел язган хатында. Мин ясап элгән  сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельга әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!»

Е. Әни. Туган ил… Һәркемнең күңеле өчен иң изге нәрсәләр алар. Балага үз әнисеннән дә кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган үскән җир — сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагындыручы шулар. (И.Газидән) 

  Текстлар А Ә Б В Г Д Е
  Исемнәр

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №17.

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А — Е и заголовками 1 — 8. Запиште свои ответы в таблицуё Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок. Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начная, с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами. 

1.Бәйрәмнең башлануы.

2. Конкурста җиңү.

3. Балаларның кайтуы.

4. Әниләрнең рәхмәте.

5. Укучыларның әзерләнүе.

6. Бәйрәмне көтеп алу.

7. Балаларның чыгышлары.

8. Беренче кунаклар.

А. Бүген мәктәптә Әниләр көнен бәйрәм иттеләр. Укучылар актлар залын бизәделәр, өстәлләргә чәчкләр куйдылар.

Ә. Менә әниләр килә башладылар. Беренче булып, Ларисанын әнисе килде. Ул банкта программист булып эшли. Ларисанын да әнисе кебек программист буласы килә. Аннары Гүзәлнең әнисе килде. Ул инженер, заводта эшли.

Б. Ниһаять, әниләр барысы да җыелып беттеләр. Бәйрәм башланды. Башта мәктәп директоры әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга матур теләкләр теләде. Соңыннан балалар әниләргә чәчәкләр бирделәр.

В. Концерт та матур булды. Лилия белән Настя татарча җыр җырладылар, ә Булат үзенең шигырьләрен укыды.

Г. Аннан соң укучылар төрле конкурслар оештырдылар. Соңгы конкурста Илдарның әнисе җинеп чыкты, чөнки иң тәмле салат аныкы иде.

Д. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте. Әниләр балаларга, укытучыларга зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр.

Е. Мәктәптә әниләр бәйрәмен үткәрү матур бер традициягә әйләнде. Ел саен әниләр дә, без дә бу бәйрәмне көтеп алабыз.

 Текстлар А Ә Б В Г Д Е
 Исемнәр

Добавить комментарий