13. Уку: укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аңлау һәм табу.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №13.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9 — 16 соответствуют содержанию текста. (1 — текстка туры килә), какие не соответствуют (2 — текстка туры килми).

Тагын бер ел үтте. Май урталарында без тагын авылга ялга кайттык. Әни белән исәнләштек, чәй эчтек тә, урманга киттек. Ямьле яз көнендә ничек өйдә утырасың! Көн буе өчәүләп урманда йөрдек. Умырзая җыйдык. Кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек. Түгәрәк аланга барып чыктык. Аның тирә ягына яшь агачлар утырткан идек, шуларны карадык.

Без яшь имәннең төбен йомшартып, яфракларын сөртеп торганда, Олы күл ягыннан кинәт кенә аккош тавышы ишетелде. Бу моңлы һәм матур тавыш түгәрәк алан өстеннән тагын яңгырап китте. Аңа икенче аккош тавышы кушылды. Өченче, дүртенче!

Безнең шатлыгыбыз эчкә сыймады, чөнки бу күлдә гомер-гомергә пар аккош яши иде. Авыл халкы аларны бик ярата һәм алар белән горурлана иде. Ләкин куаклырны кискәннән соң, алар Олы күлне ташлап киттеләр. Шуннан соң күп ел үтте  — күренмәделәр.

Ә менә хәзер кайтканнар! Оя корырлар, тагын бала чыгарырлар!…

Бу шатлыклы хәбәрне тизрәк әти-әниләргә әйтик, алар да сөенсен, дип , авылга чаптык. (Г.Мөхәммәтшиннан)

13. Безнең аккош тавышын ишетәсебез килә.

  1. текстка туры килә
  2. текстка туры килми

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №13.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9 — 16 соответствуют содержанию текста. (1 — текстка туры килә), какие не соответствуют (2 — текстка туры килми).

Безнең яңа мәктәп. Ул дүрт катлы, зур һәм бик матур.
Беренче катта ашханә, китапханә, актлар залы, спорт залы урнашкан. Икенче, өченче, дүртенче катларда сыйныфлар бүлмәләре. Алар якты һәм уңайлы. Коридорлар иркен, тәрәзәләр биек. Коридорларда гөләр үсә, ял итү өчен урыннар бар.
Мәктәптә бер меңнән артык укучы укый. Укулар бер сменада бара. Мәктәптә төрле кабинетлар эшли: рус теле һәм әдәбияты кабинеты, математика, биология, физика, химия, география кабинетлары. Алар барысы да укучыларга бик ошый.
Мәктәпнең спорт залы да зур. Анда физкультура дәресләре үтә. Залда укучылар волейбол, баскетбол уйныйлар. Безнең мәктәп укучылары төрле спорт ярышларында катнашалар. Безнең сыйныф укучылары арасында мәктәп чемпионы да бар: иң яхшы теннисчы.
Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли: шахмат түгәрәге; математика түгәрәге; хор түгәрәге, гимнастика түгәрәге һәм башкалар.

13. Мәктәптә меңгә якын бала укый.

  1. текстка туры килә
  2. текстка туры килми

Добавить комментарий