9. Пунктуация.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №9.

9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аныклагыч алдыннан куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Чыркый¹, ял итәргә вакытым булмады бу җәйне²: төннәрен тычкан аулыйм³, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм4, шулай эш5 , мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән6.


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №9.

Керпе

1) Урмандагы алан буйлап керпе бара. 2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. 3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдаәларыннан явалар да явалар. 4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы уызык та, рәхәт тә. 6) Көзнең шушундый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. 7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан кыштан качалар. 8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саескан очып үтте, яфракларгы сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

9) Керпе кышка әзерләнә. 10) Эше күп, өлгер генә! 11) Хәзер дә аркасында зур гына гөмбә салып, оясына алып кайтып бара. 12)Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. 13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый — чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.
— 14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.
-15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. 16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?
— 17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. 18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый.
— 19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. 20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкныд исәбе юк. 21) Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. 22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.
— 23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
— 24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? 25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! 26) Тибеп кенә китәләр.

Факил Сафин

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (1954) — язучы, шагыйрь. Балалар өчендә шигырьләр яза. Ул үз әсәрләрендә яшәүгә дан җырлый, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла, «Биек таулар башларында» исемле романында сугыш афәтләре тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Әлеге романы өчен аңа Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый бүләге бирелде.

9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аныклагыч алдыннан куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Чыркый¹, ял итәргә вакытым булмады бу җәйне²: төннәрен тычкан аулыйм³, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм4, шулай эш5 , мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән6.

765 просмотров

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

4 × 3 =