11.2 Сочинение.

Демонстрационный вариант 2017 г. — задание 11.2

1)Степан Игнатьевич безнең дөнья хәлләре, илебездәге яңалыклар белән ни дәрәҗәдә таныш булуыбыз, бу өлкәдә ничегрәк фикерләвебез белән кызыксынып тора иде. 2) Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли. 3) Без нинди әдәби китаплар укыйбыз, нинди газета-журналлар белән танышып барабыз, шул хакта да белешеп-сорашык торырга онытмый иде.
4) Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турына сөйләргә ярата иде. 5) Шулай без Брест крепостен саклаганда искиткеч батырлыклар күрсәткән якташабыз майор Петр Гаврилов турында белдек. 6) Степан Игнатьевич безгә Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Олег Кошевойлар хакында күп сөйләде. 7) Һәрберсенең гомере үзенә бер соклангыч һәм тетрәндергеч тарих иде аларның… 8) Ә җәлилчеләр! 9) Безне барыннан да ныграк дулкындырганы Муса Җәлилнең «Маобит дәфтәрләре» булгандыр.
10) Бу әңгәмәләр безнең күңелләребезне торган саен ныграк яулый барды. 11) Гаҗәеп җылы, кызыклы очрашуларга, әдәби кичәләргә әверелеп китте. 12) Алар безнең өчен чын тарих, әдәбият дәресләре булдылар. 13) Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.

(Резеда Вәлиева)

Резеда Вәлиева (1930) — шагыйрә, язучы. 1960 нчы елда «Минем дусларым» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң «Калган эшкә кар ява», «Әниемә бүләгем», «Дәү әнигә барабыз» һ. б. бик күп шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Л. Воронкованың «Дәү апа», С. Михалковның «Дустым белән икебез» һ. б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

11.2. Батырлыкта матурлык.

 

«Батырлык» төшенчәсен ничек аңлыйсыз? «Батыр үз халкын яклый» дигән әйтем бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? «Батырлыкта матурлык» дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.
Сочинениеның күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның чтәлеген аңлатмаларсыз өчен ноль балл куела.


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №11.2

Керпе

1) Урмандагы алан буйлап керпе бара. 2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. 3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдаәларыннан явалар да явалар. 4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы уызык та, рәхәт тә. 6) Көзнең шушундый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. 7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан кыштан качалар. 8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саескан очып үтте, яфракларгы сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

9) Керпе кышка әзерләнә. 10) Эше күп, өлгер генә! 11) Хәзер дә аркасында зур гына гөмбә салып, оясына алып кайтып бара. 12)Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. 13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый — чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.
— 14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.
-15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. 16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?
— 17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. 18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый.
— 19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. 20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкныд исәбе юк. 21) Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. 22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.
— 23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
— 24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? 25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! 26) Тибеп кенә китәләр.

Факил Сафин

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (1954) — язучы, шагыйрь. Балалар өчендә шигырьләр яза. Ул үз әсәрләрендә яшәүгә дан җырлый, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла, «Биек таулар башларында» исемле романында сугыш афәтләре тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Әлеге романы өчен аңа Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый бүләге бирелде.

11.2  Җәй көне җырларсың, кыш көне сызларсың.  Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.

Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен 0 балл куела.

1411 просмотров

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

19 − тринадцать =